Онлайн трансляция

Свернуть

Крутовка урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

Крутовка урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

https://tnv.ru

26 Февраль 2025, 17:41

31

0

Крутовка урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр
Казандагы Крутовка урамында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу газүткәргечнең тармагы буенча эш алып баруга бәйле, дип яза шәһәр мэриясе.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, эшләр ике этапта узачак. Чикләүләр түбәндәге участокларда кертеләчәк:

Крутовка урамындагы 26ж, 26и номерлы биналар районында, шулай ук Тихорецк урамындагы 26а номерлы йорт (2 корпус) каршындагы юлларда 6 марттан 23 мартка кадәр машина йөрү тыелачак;

Тихорецк урамындагы 19 нчы бина (2 корпус) янында 24 марттан 9 апрельгә кадәр машина йөрү юлы ябык булачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар