https://tnv.ru
28 Февраль 2025, 14:57
158
0

Бүгеннән Казанда метрода йөргән өчен түләү артты. Бу хакта инде ике атна элек хәбәр иткәннәр иде. Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 17 февральдә имзалаган.
Хәзер метрода банк картасы белән түләгәндә, 43 сум алыначак. Аена 100 тапкыр йөреп була торган транспорт картасын кулланганда, бәя 33 сумга чыга. «Метроэлектротранс» оешмасының матбугат хезмәте, ел ахырына кадәр метрода йөргәнгә 15 сум кэшбек кайтарып булу турында да җиткерә. Моның өчен биометрия белән түләргә кирәк.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0