Онлайн трансляция

Свернуть

Якшәмбе көнне Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Якшәмбе көнне Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

07 Март 2025, 14:34

13

0

Бу "Рубин" - "Спартак" матчын уздыру белән бәйле.

Якшәмбе көнне Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Якшәмбе, 9 мартта, Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу «Ак Барс Арена» стадионында "Рубин" - "Спартак" футбол матчын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.

Юллар 18:30дан 22:30га кадәр (кирәк булганда) түбәндәге участокларда ябылачак:

А. Бичурин урамыннан алып Ямашев проспектына кадәр Чистай урамы буйлап;

Чистай урамы буенча Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр;

Адоратский урамыннан Ямашев проспекты буйлап Себер трактына кадәр;

Маршал Чуйков урамыннан Гаврилов урамы дублеры юлы буенча Чистай урамына кадәр;

Журналистлар урамыннан алып Ямашев проспектына кадәр Академик Арбузов ур.

Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар