Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 11 кешене таптаткан таксиста наркотик матдә эзләре табылган

Казанда 11 кешене таптаткан таксиста наркотик матдә эзләре табылган

https://tnv.ru

11 Март 2025, 14:07

262

0

Казанда 11 кешене таптаткан таксиста наркотик матдә эзләре табылган
Казанда Вишневский урамында кичәге юл юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган таксистның биоматериалында наркотик матдә эзләре табылган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Биоматериалларны тирәнтен тикшерү буенча амфетамин һәм марихуана эзләре табылган. Хәзерге вакытта административ кулга алу мәсьәләсе хәл ителә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Машина йөртүче сүзләренчә, ул наркотикларны кулланганга бер айдан артык вакыт узган. Экспертиза тыелган матдәләрне куллануның конкрет вакытын билгеләргә мөмкинлек бирми.

Кичәге бәрелеш турында "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышын карап белә аласыз. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар