https://tnv.ru
12 Март 2025, 12:05
39
0

"Алексеевск - Әлмәт" трассасы түләүле рәвештә эшли башлый. Бу хактагы карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Атна башыннан Казандагы Вознесение трактының түләүле өлешеннән узган өчен дә кабат акча ала башладылар. Җиңел автомобиль хуҗалары 90-150 сум, йөк машинасындагылар 350 сумга кадәр түли.
Халык, юл бушлай булганда, Мамадыш трактындагы транспорт бөкеләреннән арынган идек ди. Чыгымнар таләп ителә башлагач, анда транспорт ташкыны кабат арткан. Ә Вознесение трактында, киресенчә, автомобильләр бик аз уза.
Ни өчен машина йөртүчеләр акча түләп, тизрәк барып булганда, сәгатьләр буе бөкедә утыруны сайлый? Алар белән Инзилә Хөсәенова аралашып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0