Онлайн трансляция

Свернуть

Совет районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетәчәк

Совет районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетәчәк

https://tnv.ru

18 Март 2025, 16:11

37

0

Совет районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетәчәк
Казанның Совет районындагы кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Сәбәбе - Н.Җиһанов урамындагы чыгарылган суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

20 мартның 9:00 сәгатьтән 21 мартның 9:00 сәгатькә кадәр суны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Җиңү проспекты, 57а, 57б, 57в, 57, 57а (1 корп.); 105/1, 105/2, 105а, 109/1, 109б.

Сулы автоцистерналарны килүче гаризалар буенча урнаштырачаклар, аларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар