Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда икенче көн рәттән температура рекорды куелган

Татарстанда икенче көн рәттән температура рекорды куелган

https://tnv.ru

03 Апрель 2025, 11:08

2 апрельдә Казанда икенче көн рәттән температура рекордлары куелды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аерым алганда, «Казан» метеостанциясе һәм «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 2025 елның 2 апрелендә һаваның максималь температурасы +15,1 градус тәшкил иткән.

Ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, һава +16,5 градуска кадәр җылынган. Моңа кадәр бу датада Казанда Температураның абсолют максимумы +13,8 градус тәшкил иткән һәм 1951 елда билгеләнгән була.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар