https://tnv.ru
07 Апрель 2025, 14:43
188
0

Март ахыры һәм апрель башы берничә җылылык рекорды куйдылар. Шуңа бәйле рәвештә казанлылар җылыту сезонын фатирларда төгәлләү үтенече белән ешрак мөрәҗәгать итә башладылар, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.
"Җылылык сезонын ачу, аны тәмамлау кебек үк уен эш түгел, бу бөтен шәһәр буенча координацияләнгән катлаулы чаралар комплексы", - дип шәрехләгән бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу атна синоптиклар фаразы буенча салкын булачак, шуңа күрә җылыту сезоны вакытыннан алда тәмамланмаячак.
"Фараз буенча яңа атна төнлә минуслар белән салкын булачак, шуңа күрә җылыту сезонын тәмамлау өчен тотрыклы җылылык көтәчәкбез", - дип йомгаклаган шәһәр башлыгы.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0