Онлайн трансляция

Свернуть

Суд Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевның эшен карый башлады

Суд Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевның эшен карый башлады

https://tnv.ru

10 Апрель 2025, 12:31

33

0

Суд Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевның эшен карый башлады
Кичә Казанның Совет районы судына Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевны алып килделәр. Аны 2 көн элек кулга алганнар иде.

Тикшерү вакытында кайда булачагын хәл иттеләр. Ул җинаять кодексының - вазифаи вәкаләтләреннән арттырып файдалану маддәсе буенча гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразы буенча, аның шикле гамәлләре нәтиҗәсендә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган 36 пациентка операция ясалмыйча калган.

Моңа Республиканың сәламәтлек саклау миинистрлыгы хезмәткәрләренең дә катнашы булуы ихтимал, диелде утырышта. Рүзәл Шәрипов репортажы.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар