Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Урицкий урамында бер тәүлеккә диярлек транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Казанның Урицкий урамында бер тәүлеккә диярлек транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

https://tnv.ru

14 Апрель 2025, 10:56

Казанда Урицкий урамында бер тәүлеккә диярлек транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Сәбәбе-торак йортларның берсен җылылык белән тәэмин итү буенча эшләр башкару, дип яза мэрия матбугат хезмәте. 

19 апрель 8:00 сәгатьтән 20 апрель 7:00 сәгатькә кадәр Адмиралтейская урамындагы 1 нче торак йорт районында машина йөрү өлеше тулысынча ябылачак.

Язгы чор җитү белән шәһәрнең күп урамнарында юл эшләре бара, маршрунты берникадәр алданрак билгеләгез.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар