https://tnv.ru
21 Апрель 2025, 16:56
47
0

Тюбингта шуганда гомере өзелгән кыз үлемендә гаепләнүче Эвелина Якупова эшен бүген Казанның Киров районы судында карый башладылар.
Аңа карата җинаять эше "Транспортта йөргәндә юл кагыйдәләрен үтәмичә, кеше үлеменә китерү һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качу» маддәсе буенча ачылган иде. Әлеге фаҗигә ел башында бөтен илне тетрәндерде. Тикшерүчеләр әйткәнчә, гаепләнүче Яңа Аракчино бистәсендә дус кызын автомобильгә тагылган тюбингта йөртеп, зур тизлектә юл билгесенә бәрелә һәм кеше гомере өзелә.
Бүген һәлак булган кызның әнисеннән һәм шаһитлардан сорау алдылар. Тулырак - Нәфисә Минәҗева.
Бүлешергә
Комментарии 0