Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар ялган "чатлар"ны ешрак ясый башлаган: ничек тозакка эләкмәскә?

Мошенниклар ялган "чатлар"ны ешрак ясый башлаган: ничек тозакка эләкмәскә?

https://tnv.ru

12 Май 2025, 13:14

293

0

Мошенниклар ялган "чатлар"ны ешрак ясый башлаган: ничек тозакка эләкмәскә?
Мошенниклар мәгълүматларны урлау өчен ялган төркем чатларын ешрак төзи башлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә кисәттеләр.

Кешене янәсе элеккеге яки чын эш бирүче исеменнән эш яки тематик чатка өстиләр. Чатта билгеле бер гамәл башкарган һәм корбанга да аңлатырга әзер булган "коллегалар" бар.

Мошенниклар шул рәвешле дәүләт порталыннан авторизация кодларын алырга тырыша, шулай ук ялган эшкә урнашу схемаларын куллана. Гадәттә смс-код килә. 

Белгечләр мошенникларны тану ысулын да атады. Андый кешеләр үзләрен сәер, сине белмәгән кебек тота. Язган сүзләре дә алдан әзерләп куйганга ошаган.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар