https://tnv.ru
14 Май 2025, 13:55
40
0

Казанның Авиатөзелеш районындагы 5 йорт ишегалдында утны бер айдан соң биргәннәр. "Кичләрен тышка чыгарга кыймый яшәдек. Караңгыда машина бәреп китәр, я эт ташланыр дип курыктык" ди Олег Кошевой урамында гомер итүчеләр.
Хәзер мондый проблема белән башкала кешеләре даими очраша. Эш шунда ки, кар эрү белән шәһәрдә ишегалларын яңартуга керешәләр. Күләмле эшләрне башкарганда утны өзеп торырга туры килә.
Әлеге кыенлык турында Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә дә сөйләшкәннәр иде. Татарстан Рәисе "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашырганда халык белән аңлату эшләре алып бару бурычын куйды. Теманы Гөлназ Сәйфетдинова дәвам итә.
Бүлешергә
Комментарии 0