Онлайн трансляция

Свернуть

Казан урамында бер айга транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

Казан урамында бер айга транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

https://tnv.ru

20 Май 2025, 12:06

Казанның Низовая урамында транспорт хәрәкәтен бер айга өлешчә чикләячәкләр. Бу җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен төзү белән бәйле, дип белдерә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

22 майдан 20 июнь 5:00 сәгатькә кадәр Краснококшайск урамындагы 142а номерлы йорт янындагы юл участогында транспорт хәрәкәте туктатылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар