Онлайн трансляция

Свернуть

Кереп тә, чыгып та булмый: Казанның бер йортында яшәүчеләр кибет белән судлаша

Кереп тә, чыгып та булмый: Казанның бер йортында яшәүчеләр кибет белән судлаша

https://tnv.ru

23 Май 2025, 10:43

Казанның Кариев урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр беренче катта урнашкан cәүдә ноктасы хезмәткәрләре белән килешә алмый. Кибет тынычлыкларын алган. 

Азык-төлек бушату зонасы ишегалларында ук урнашкан. Йортта яшәүчеләр еш кына машиналары белән керә дә, чыга да алмый. Фуралар тротуарны да каплап куя икән.

Бер елдан бирле бәхәсләшәләр. Югары судка кадәр барып җиткәннәр. Карар кемнәр файдасына булды? Дәгъва белдерүчеләр һәм каршы як фикерен Айсылу Гыйльмеханова тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар