https://tnv.ru
23 Май 2025, 14:44
Бүген Казанның Авиатөзелеш районы судында - Щербаково бистәсендәге Картлар йорты белән бәйле эшне карый башладылар. Әлеге бинаны арендага алып, анда пансионат оештырган Чулпан Мифтахова гаепләнә.
Җинаять эше "Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча ачылган иде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, биредә яшәгән 22 пенсионерның гомеренә куркыныч янаган.
Нәкъ менә монда олы яшьтәге хатынның үле гәүдәсе табыла һәм шуннан соң, барлык әби-бабайларны башка урынга күчерергә туры килә.
Бүлешергә
Комментарии 0