Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда банкоматлар янына һәм банк бүлекчәләренә полиция хезмәткәрләре сүрәтләнгән макетлар урнаштыра башладылар

Казанда банкоматлар янына һәм банк бүлекчәләренә полиция хезмәткәрләре сүрәтләнгән макетлар урнаштыра башладылар

https://tnv.ru

23 Май 2025, 16:42

Казан кибетләрендәге банкоматлар янына һәм банк бүлекчәләренә полиция хезмәткәрләре сүрәтләнгән макетлар урнаштыра башладылар. Алар халыкны мошенникларга ышанмаска өнди. 

Хәзер Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, финанс мошенникларга каршы тору буенча кампания игълан ителде. Эш шунда ки, ел башыннан алар халыкның миллиард 300 миллион сум акчаcын урлаган. 

Идел буе төбәкләре арасында мондый төр җинаятьләрнең күпчелеге безнең Республикада кылына. Макетлар Казанның 23 урынында, шулай ук район-авылларда урнаштырылачак. Акциянең максаты - кешеләрнең игътибарын арттыру.

Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: МВД по РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар