https://tnv.ru
26 Май 2025, 14:00
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле юкка чыгу алдында тора. Монда су 1 метрга киткән.
Аның биеклеге төшкәч, сазлана башлаган. Нәтиҗәдә, төбенә ләм утыра, ис килә. Синоптиклар җәй эссе булачак, дип фаразлый. Шул сәбәпле, вәзгыять тагын да начарланырга мөмкин.
Әлеге күл 50нче елларда кеше кулы белән ясалган. Аны 2018нче елда төзекләндерделәр. Шәһәрдән күлгә керү юллары, машина кую урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалган. Су коеныр өчен - менә дигән урын. Әмма яңа сезон алдыннан халык борчуда. Күл ни өчен саега? Проблеманы Лиана Бәхтиева өйрәнде.

Бүлешергә
Комментарии 0