https://tnv.ru
26 Май 2025, 17:01
Бүген Казанның 67нче мәктәбендә янгын чыкты. Актлар залына ут каба. Балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.
Узган ялларда Республикада 3 янгында 5 кешенең гомере өзелгән. Кичә Казаның Ямашев проспектындагы 75нче йортта ут эчендә 60 яшьлек ир-ат һәм 69 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Питрәч районы Шәле авылында шәхси йортта 35 яшьлек ир-ат һәм 85 яшьлек хатын-кыз янып үлгән. 59 яшьлек ханымның куллары пешә. Яшел Үзәндә - Королёв урамындагы күпкатлы йортта ут эчендә 59 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.
Ел башыннан Татарстанда мең ярым янгында 58 кеше һәлак булган. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында белә аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0