Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районында ике яңа урам барлыкка киләчәк

Казанның Киров районында ике яңа урам барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

27 Май 2025, 09:37

Казанның Киров районында ике яңа урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урамнарның берсе Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм СССР язучылар берлеге әгъзасы Геннадий Паушкин исемен йөртәчәк.

Икенче урамга Петр Пономарев исеме биреләчәк. Ул Казанда туган һәм Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә нигез салучыларның берсе һәм мактаулы әгъзасы булган күренекле эшлекле.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар