Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең стеласы барлыкка килде

Казанда Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең стеласы барлыкка килде

https://tnv.ru

30 Май 2025, 10:22

Универсиада проспектында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең стела-логотибы урнаштырылган. Яктылык исәбенә инсталляция төнлә дә күренәчәк, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

"Безнең логотип монда үсүче лаләләр һәм Идел дулкыннарын гәүдәләндерә" - дип шәрехләгән стелланы район хакимияте башлыгы Альберт Салихов.

Стела дизайнын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе архитекторы эшләгән. Аның үлчәмнәре биеклеге 3,5 метрга һәм озынлыгы 3 метрга җитә.

Мондый стела-логотип шәһәрнең Идел буе районында беренчесе түгел. Ул узган ел Оренбург трактында урнаштырылды.

Фото: пресс-служба администрации Вахитовского и Приволжского районов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар