Онлайн трансляция

Свернуть

Ватанны саклаучылар фонды: Хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм могҗизага тиң операция уздыру

Ватанны саклаучылар фонды: Хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм могҗизага тиң операция уздыру

https://tnv.ru

02 Июнь 2025, 17:41

83

0

. Моннан 2 ел элек - Россиянең барлык төбәкләрендә Ватанны саклаучылар фондының филиаллары ачылды. Алар Махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Ил өчен бу - яңа эш иде.

Хәтта яңа һөнәр ияләре барлыкка килде - социаль координаторлар. Безнең Республикада Фонд ачылышында Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашты. 2 елда монда 30 мең кеше мөрәҗәгать иткән, алар 50 мең сорау юллаган.

Татарстандагы Фонд беренче көннән үк үзенчәлекле форматта эшли. Ярдәм сорап килгәнне көтеп тормадылар - координаторлар үзләре эзләп табып элемтәгә чыкты. Икенчедән, Бердәм ярдәм системасын кулланалар. Төрле дәүләт оешмаларының вәкилләре Фондка килеп мөрәҗәгатләрне хәл итәргә булыша. Ике елда узылган юл турында без Фондның җитәкчесе Гүзәл Удачина белән әңгәмә кордык.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар