https://tnv.ru
18 Июнь 2025, 16:01
Зәңгәр күлләрдә коену тыелгач, су чистарган. Нитратлар күләме ике тапкырга кимегән. Бу хакта журналистларга белдерделәр.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты белгечләре төзекләндерү нәтиҗәләре турында сөйләде. 2022нче елда Рөстәм Миңнеханов әлеге табигать хәзинәсен саклау һәм киләчәк буыннарга калдыру бурычын куйган иде.
Соңгы 3 елда бу урын бик үзгәрә. Экологик капкалар, машина кую урыннары, киенү-чишенү бүлмәләре, махсус урыннарда суга керер өчен агачтан баскычлар ясаганнар. Хәзер күл буйлары Россиянең Милли парклары үрнәгендә иң матур ял урынына әверелгән, ди туристлар. Яңартылган урынны Лиана Бәхтиева күрде.
Бүлешергә
Комментарии 0