Онлайн трансляция

Свернуть

Башкалада урам юлларын рекордлы 20 млрд сумга төзекләндерәчәкләр

Башкалада урам юлларын рекордлы 20 млрд сумга төзекләндерәчәкләр

https://tnv.ru

07 Июль 2025, 11:35

60

0

Казан яны бистәләрендә дистә еллар буе көтелгән эш башланды. Алардагы 91 урамда юллар төзекләндереләчәк. Һәм бу эшкә акча башкала юлларын ремонтлау өчен каралган суммадан күбрәк бүлеп бирелә.

"Әлегә кадәр мондый хәлнең булганы юк иде" ди белгечләр. Йөзләгән мең кешенең яшәү шартлары яхшырачак. Юлларның сыйфаты - бистәләрдәге төп проблемаларның берсе.

Алардагы халык моны хәл итүне сорап җирле хакимияткә һәм депутатларга еш мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта Залесный бистәсендә һәм Көнчыгыш торак массивында эш башланган. Лиана Бәхтиева күреп кайтты.

Башкалада урам юлларын рекордлы 20 млрд сумга төзекләндерәчәкләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар