16 миллион урлауда гаепләнүче ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага карата җинаять эше ахырына якынлаша
https://tnv.ru
08 Июль 2025, 10:27
Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага карата кузгатылган җинаять эше буенча суд утырышлары ахырына якынлаша.
Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә барлык якларның фикерләрен тыңладылар. Тикшерү материаллары буенча, Гөлшат Нигъмәтуллина үзенең урынбасары һәм баш бухгалтерга - ЗАГС бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләргә түләнгән премия акчаларын кире җыярга кушкан.
Сүз - 16 миллион сум акча турында бара. Адвокатлар бүген судта - хезмәткәрләрнең бу эшкә катнашы булмавын исбатларга тырышты. Аларның фикерләрен Рүзәл Шәрипов ишетте.
Бүлешергә
Комментарии 0