Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Әбу-Дабига туры авиарейслар булачак

Казаннан Әбу-Дабига туры авиарейслар булачак

https://tnv.ru

08 Июль 2025, 12:53

48

0

Казаннан Әбу-Дабига туры авиарейслар булачак
Казан белән Әбу-Дабины даими туры авиарейслар тоташтырачак. 4 декабрьдән очышларны Etihad Airways компаниясе атнага өч тапкыр башкарачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР башкаласыннан очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә планлаштырыла. Пассажирлар юлда 4 сәгать 25 минут вакыт үткәрәчәк.

Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очышларда Airbus A320 тибындагы һава суднолары җәлеп ителәчәк. Даими рейсларны 2026 елның 19 апреленә кадәр башкару планлаштырыла.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар