https://tnv.ru
09 Июль 2025, 17:39
97
0

Гаилә атналыгы дәвамында республикада 500дән артык сабый дөньяга килгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 100дән артык пар никахларын терки.
Татарстанда гаиләләрне саклау һәм ныгыту өчен гамәлдә булган программалар турында Хөкүмәт йортында журналистларга сөйләделәр. Республикада гаиләләргә ярдәм итү чараларының төре 60тан артып киткән. Аеруча, күпбалалы гаиләләр игътибар үзәгендә. Әйтик, һәр сабый туганнан соң түләүләр каралган, бакчаларга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама бар.
Аз керемле булганнарга, яки авыл җирендә яшәүчеләргә финанс ярдәм күрсәтелә. Яшьләргә ташламалы ипотека программасы гамәлдә. Рәис булышлыгы белән быел милли стильдә туй уздыручыларга грантлар конкурсы игълан ителгән. Җиңгән парлар 100 мең сум алачак. Егет-кызларга хәттә танышырга ярдәм итәргә җыеналар. Яшьләр эшләре министрлыгы моның өчен махсус кичәләр оештырырга тели. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0