Онлайн трансляция

Свернуть

Күрше фест: Карбышев урамы ишегалды

Күрше фест: Карбышев урамы ишегалды

https://tnv.ru

11 Июль 2025, 10:43

31

0

Күрше фест: Карбышев урамы ишегалды
«Безнең ишегалды» программасы Карбышев урамындагы 15 һәм 17 йортларда яшәүчеләрнең тормышына да уңай тәэсир иткән. Ул - узган ел Казанда тәртипкә китерелгән иң зур торак яны территориясе. Үзгәрешләр 2 мең кешегә кагылган.

Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус тренажерлар, яңа сукмаклар барлыкка килгән. 5 ел эчендә генә дә әлеге программа буенча башкаланың Совет районында 287 ишегалдын төзекләндергәннәр. Нәтиҗәсен 130 мең кеше күргән. Быел тагын 54е яңартыла. Һәрберсендә эшләр халык теләген исәпкә алып башкарыла.

Фикер алышуда актив катнашучыларны Татарстан Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Кунакларга концерт программасы да әзерләнгән. Яңартылган ишелгалдында республиканың камеры хоры чыгыш ясады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар