Онлайн трансляция

Свернуть

Казан үзәгендә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

Казан үзәгендә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

29 Июль 2025, 16:51

Казанда Астрономия һәм Уң Болак урамнары буйлап хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр. Бу ремонт эшләре белән бәйле, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

11 августтан 26 августка кадәр хәрәкәт Астрономия урамында, 3/16 номерлы йорт тирәсендә, шулай ук Уң Болак урамында, 41и 43/1 номерлы йортлар тирәсендә чикләнәчәк.

Казанда шулай ук Вахитов районы Подлужная урамына чикләүләр кертелгән. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар