Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яңгырда троллейбус астында җир убыла - видео

Казанда яңгырда троллейбус астында җир убыла - видео

https://tnv.ru

04 Август 2025, 17:22

397

0

Кичә яңгырга башкаланың академик Сахаров урамындагы юл да чыдамаган. Анда 5нче троллейбус астында җир убыла. Бу вакытта транспортта 10 кеше булган. Берәүгә дә зыян килми, троллейбус йөртүче барысына да чыгарга булыша.

Техниканы чокырдан 4 сәгатьтән соң гына тартып чыгаралар. Моның өчен 3 кран машинасын җәлеп итәргә туры килгән. Биредә ремонт эшләре бүген дә дәвам итә, аларның кайчан тәмамланачагы төгәл билгеле түгел. Шуңа күрә 5нче,9нчы һәм 12нче троллейбуслар маршрутын вакытлыча үзгәртергә туры килгән. Бу хакта «Метроэлектротранс» оешмасыннан хәбәр иттеләр.

Яңа схема буенча троллейбуслар Фучик, Зәкиев, Глушко тукталышлары аша Ваһапов урамына кадәр барачак. Аннан соң Сахаров һәм Бигичев урамнары аша узалар. Галия Кайбицкая һәм Кабельле телевидение тукталышларына кагылмыйлар.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар