https://tnv.ru
06 Август 2025, 10:07
Казанның Салмачы бистәсенең берничә урамында транспорт хәрәкәтен ике айга диярлек чикләячәкләр. Бу суүткәргеч төзелеше белән бәйле, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
8 августтан 30 сентябрьгә кадәр юлның түбәндәге участоклары өлешчә ябылачак:
Үзәк урамындагы 116 нчы йорт янында транспорт хәрәкәте юнәлешендә 3-нче Яшел урамына таба;
3 нче Яшел урамында 13 нче йорт районында автомобильләр хәрәкәте юнәлешендә 3 нче Яшел урамга таба;
4 нче Яшел урам һәм Укромный тыкрыгы киселеше.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0