https://tnv.ru
13 Август 2025, 12:10
Казан метросының 20 еллыгы алдыннан мөһим вакыйга! Кичә поездлар өчен җир асты юлын башкаланың Универсиада авылы ягына таба казый башладылар. Шулай итеп, икенче линиянең 2нче өлеше төзелешенә старт бирелде. Март аенда бу хакта сөйләшүләр генә бара иде.
Тантанада катнашырга Республика Рәисе килде. Ул төзелеш барышын даими күзәтә. 4 яңа станциядә тоннельләр инде әзер. Кайберләрендә эш 80 проценка тәмамланган.
Аларның ачылышын кайчан көтәргә? Төзелеш барышын Рүзәл Шәрипов күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0