Онлайн трансляция

Свернуть

Илсур Метшин кабат Казан мэры итеп сайланды

Илсур Метшин кабат Казан мэры итеп сайланды

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2025, 14:40

Бүген V чакырылыш Казан шәһәр Думасының I сессиясендә яңартылган процедура буенча Казан мэры итеп Илсур Метшинны сайладылар.

Беренче тапкыр кандидатларны башта комиссия сайлап алды, ә соңгы Исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.

Шәһәр башлыгы постына дәгъва итүчеләр исемлегенә «Бердәм Россия» партиясеннән гамәлдәге Казан мэры Илсур Метшин, КПРФтан Александр Комисаров һәм "Новые люди" партиясеннән Роза Гайнетдинова кергән.

41 депутат Илсур Метшин өчен тавыш бирде, дүрт тавыш — Александр Комиссаров өчен һәм бер тавыш — Роза Гайнетдинова өчен.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар