https://tnv.ru
03 Октябрь 2025, 11:10
51
0

РКБ табиблары яңа операция алымнарын үзләштерә. Алар үпкә эмболиясе булган пациентның гомерен саклап калган. Бу - бик куркыныч авыру булып санала.
Лаеш районыннан ашыгыч рәвештә китерелгән олы яшьтәге ханымның кабул итү бүлегендә үк үлү ихтималы зур булган, әмма табиблар операциягә керешә һәм үпкәдәге кан төерен таркатып юкка чыгара. Моңа кадәр бу ысулны безнең илдә Мәскәүдә генә кулланганнар. Тулырак Гөлназ Гыйниятова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0