Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Хәйдәр Бигичев урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чиклиләр

Казанның Хәйдәр Бигичев урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чиклиләр

https://tnv.ru

03 Октябрь 2025, 13:00

20

0

Казанның Хәйдәр Бигичев урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чиклиләр

Казанның Хәйдәр Бигичев урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Чикләү юл читендә светофор урнаштырылуы белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

7 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр юлның Хәйдәр Бигичев урамында 11 нче йорт тирәсендәге өлеше (транспорт чараларының Академик Сахаров урамына таба хәрәкәте юнәлешендә), шулай ук 12 нче йорт янындагы өлеше (транспорт чараларының Академик Глушко урамына таба хәрәкәте юнәлешендә) транспорт өчен ябык булачак.

Шул ук көннәрдә Журналистлар урамында светофор урнаштырганда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Фото: ТНВ





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар