https://tnv.ru
08 Октябрь 2025, 16:10
Казанның Лядской бакчасындагы үзгәрешләр белән бәйле бәхәсләр инде атна дәвамында тынмый. Мондагы күпьеллык юкәләрне яшь декоратив туяларга алыштырганнар.
Белгечләр исә борчуга калган: бакча үзенчәлекле тарихи ландшафтны югалткан, диләр. Казанлыларның да күбесе мондый яңалыкны кабул итә алмый. Башкаланың тышкы төзекләндерү комитетында - агачлар аварга мөмкин булганга киселде диләр.
Лядской бакчасы - иң борыңгыларның берсе, республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Мондагы агачларны кисү - законлымы? Моны Алия Сабирова ачыклады.
Бүлешергә
Комментарии 0