Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчә

Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчә

https://tnv.ru

14 Октябрь 2025, 17:02

Иртәгә, 15 октябрьдә, Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчәчәк. Киләсе сезонда 577 берәмлек махсус техниканы эшкә җигәргә планлаштыралар.

Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренчә, 10 ел эчендә мәйда арткан. Юл хезмәткәрләре 20 млн квадрат метр өчен җавап бирәчәк.

Эшкә чыгарга 82% техника әзер. Машиналарның бер өлеше яфракларны һәм чүп-чарны җыюны дәвам итәчәк. Шул ук вакытта кадрлар кытлыгы проблемасы кала: хәзер 200 дән артык машина йөртүче һәм юл эшчеләре җитми.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар