Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Татарстан Рәисе юлламасы вакытында берничә урамда хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Татарстан Рәисе юлламасы вакытында берничә урамда хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

15 Октябрь 2025, 15:12

Казанда кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу ТР Рәисенең ТР Дәүләт Советына юлламасын әзерләү һәм уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Транспорт буенча Комитет хәбәр иткәнчә, чикләүләр 16 октябрьдә 19:00 сәгатьтән 17 октябрь 19:00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буенча кертеләчәк:

Пушкин ур., Карл Маркс урамыннан алып Зур Кызыл урамына кадәр юл участогында (ике юнәлештә дә);

Театр урамы, Карл Маркс урамыннан алып Зур Кызыл урамына кадәр (ике юнәлештә дә).

Шулай ук чикләүләр Карл Маркс урамындагы муниципаль парковкага да кагылачак. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар