Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда урнаштырылган 500 светофорның, ким дигәндә, берсе көн саен сафтан чыга

Казанда урнаштырылган 500 светофорның, ким дигәндә, берсе көн саен сафтан чыга

https://tnv.ru

24 Октябрь 2025, 15:54

11

0

Казанда урнаштырылган 500 светофорның, ким дигәндә, берсе көн саен сафтан чыга

Казанда урнаштырылган 500 светофорның, ким дигәндә, 1се көн саен сафтан чыга. Нәтиҗәдә, юлларда бөкеләр хасил була һәм аварияләр теркәлә. 

Бу - Зорге һәм Фучик урамнары чатындагы кичәге һәлакәтнең дә төп сәбәпләренең берсе, диләр. Анда "Лада" белән "Хавал" машиналары бәрелешеп, 3 кеше хастаханәгә эләккән. 

Светофорларның эшләмәве - җәяүлеләр өчен дә куркыныч. Бу атнада, көн саен яңгыр явып торганда, мәсьәлә тагын да кискенләште. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы оешмасында әйтүләренчә, мондый һава торышында светофорларның эченә су үтеп керә. Югыйсә, алар кыйммәтле дә, ГОСТ таләпләренә дә туры килә. Һәрберсен - су үткәрми торган итеп төзекләндерәләр. Шул ук вакытта, ел саен Казанда 15 яңа светофор урнаштырыла. Алар энергияне дә азрак куллана, читтән торып идарә итеп тә була. Башкарма комитетта әйтүләренчә, хәзер шәһәрдә светофорларны яңарту буенча проект әзерләнә.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз. 

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар