https://tnv.ru
28 Октябрь 2025, 12:15
19
0

Казандагы коммуналь челтәрләрне төзекләндерү өчен 25 ел вакыт кирәк булачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Водоканал предприятиесе җитәкчесе шундый фаразларын җиткерде.
Бу очракта ул - елына 2 млрд сумлык финанслауны күздә тота. Шәһәр буенча сузылган торбаларның 70% проценты иске. Тугыз айда инженер челтәрләрендә бер меңнән артык авария булган.
Моннан тыш, көн саен торбалар тыгыла. Бу нисбәттән мэр башкала халкына шелтәсен дә белдерде. Җир астындагы проблемаларны хәл итү өчен акчалар гына түгел, агарту эшләре дә кирәк булачак ди ул. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0