https://tnv.ru
14 Ноябрь 2025, 09:33
3
0

Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр бер тәүлеккә диярлек сусыз калачак. Суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр башкарылганга су бирүне туктатып торалар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
14 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән 15 ноябрь 6:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Җиңү проспекты, 62, 62к1, 62к2, 62к3, 62к4, 64, 66, 68, 70, 70а, 72, 72а;
Сафиуллин урамы, 14,18.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0