Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда кар чистарту техникасының 90% кышка әзер

Казанда кар чистарту техникасының 90% кышка әзер

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2025, 17:52

24

0

Казанда кар чистарту техникасының 90% кышка әзер

Татарстан башкаласында муниципаль предприятиеләр балансында 577 берәмлек кар чистарту техникасы һәм 28 өстәмә җайланма исәпләнә. Махсус техниканың 90 проценты кышкы чорда файдалануга әзер, әлегә калган машиналар җәйге сезон кысаларында эшли.

 Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «2025 елда юл эшләре программасын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында»гы брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында.

Кышкы чор 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытка барлык юл хезмәтләре тәүлек буе эшләү режимына күчерелгән. Бу юл өслеген вакытында кардан, боздан арындыру һәм шәһәрдә юл-транспорт хәленең начараюын булдырмау максатыннан эшләнә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар