Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда әниләргә багышланган яңа мурал барлыкка килгән

Казанда әниләргә багышланган яңа мурал барлыкка килгән

https://tnv.ru

02 Декабрь 2025, 14:50

4

0

Казанда әниләргә багышланган яңа мурал барлыкка килгән
Казанда Әниләр көненә бала белән ана сурәте төшерелгән мурал ачылган. Арт-объект символик мәгънәгә ия урында – Маршал Чуйков урамындагы перинаталь үзәк каршында ясалды, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында.

248 квадрат метр мәйданлы өслектә рәсемне ике атна дәвамында Архип Знаков һәм Никита Маркин ясаган.

Әниләргә хөрмәт йөзеннән шундый дулкынландыргыч сурәт булдыруны Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев тәкъдим иткән. «Муралның нәкъ менә шушы урында барлыкка килүе зур мәгънәгә ия. Бу безнең шәһәрнең мәдәни күренешен үстерүгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлешебез. Әлеге проект шәһәрне бизәп кенә калмыйча, гаилә һәм якыннар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын искә төшереп торачак», - дип билгеләде ул.

Фото: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар