Узган төндә Казан урамнарында юлларны кардан чистарту эшенә 250 махсус техника һәм 40 эшче җәлеп ителгән
https://tnv.ru
12 Декабрь 2025, 17:17
2
0

Узган төндә Казан урамнарында юлларны кардан чистарту эшенә 250 берәмлек махсус техника һәм 40 эшче җәлеп ителгән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә. Башкаладан 1,4 мең тонна кар чыгарылган һәм бозлавыкка каршы 807,8 тонна материал: 297,8 тонна реагент һәм 510 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез башкала урамнарында 439 юл эшчесе һәм 303 берәмлек махсус техника эшләгән. Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, юлларны һәм тротуарларны кардан, боздан арындыру, бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү дәвам итә.
Кышкы сезон башланганнан соң шәһәр урамнарыннан 2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, 4,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0