Онлайн трансляция

Свернуть

Путин йомгак ясады: Татарстанны борчыган сораулар ил дәрәҗәсендә яңгырады | Адымнар

Путин йомгак ясады: Татарстанны борчыган сораулар ил дәрәҗәсендә яңгырады | Адымнар

https://tnv.ru

22 Декабрь 2025, 14:40

9

0


Путин йомгак ясады: Татарстанны борчыган сораулар ил дәрәҗәсендә яңгырады | Адымнар
Декабрьнең ахыргы ункөнлеген башладык. Бу атнада күпчелек вакыйгалар ел нәтиҗәләре белән бәйле иде. Россиядә дә, Татарстанда да шулай. Елдагыча төп йомгакны Халык белән туры элемтә форматында һәм матбугат очрашуында Президент Владимир Путин ясады.

Без Татарстан журналистларыннан ике сорау ишеттек, тагын берничәсе экраннардан күрсәтелде. Залдан яңгыраганнары Республика өчен 2 мөһим темага кагыла. Аның берсе - Татарстанның дистә еллар дәвамында халыкара дәрәҗәдә алып барган эшчәнлеге турында. Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге һәм бу мөнәсәбәтләрне ныгытуда Республиканың роле. Ни өчен моңа игътибар зур? 2022нче елдан соң, ил мөселман дәүләтләре белән багланышларын арттыра башлады. Ә моның өчен нигез бар иде инде, аларны активлашырып җибәрүгә Татарстан җитәкчелеге үз өлешен кертте. Юктан гына, Россия Президенты бу мәсьәлә турында сөйләгәндә Республикадагы милли мәсьәләләрнең тотыклылыгын да телгә алмагандыр. Ул да - хезмәттәшлекнең нигезе.

Икенче мөһим сорау - Мәскәүдән Казанга тиз йөрешле тимер юл салырлармы? Монысы инде Республиканың дистә елларга фаразланган үсешенә бәйле - ягъни инфраструктура мәсьәләсе. Шундый һәр яңа проект инвестиция мөмкинлекләрен арттыра, төбәкне көчлерәк итә. Без моны М12 һәм башка яңа юллар төзелешеннән соң да күреп торабыз.

 Әлеге темаларны Рузәл Шәрипов дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар