https://tnv.ru
25 Декабрь 2025, 15:42
18
0

ТР башкаласында яшәүче 33 яшьлек ир-ат өстәмә керем алырга теләп, якынча 1,5 млн сум акчасыннан колак каккан. “Табышлы инвестиция” турында игъланны ул мессенджерларның берсендә тапкан, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Казан шәһәре буенча Россия ЭЭМ идарәсе мәгълүматлары буенча, ир-ат “файдалы тәкъдим”гә җавап биргәннән соң, аның белән үзен финанс белгече дип таныштырган кеше элемтәгә кергән. Аның киңәше белән казанлы смартфонына махсус кушымта йөкләп, анда теркәлгән.
Соңрак ул банкта 700 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергән һәм 800 мең сум җыелган акчаларын да өстәгән. Нәтиҗәдә, гомуми сумма якынча 1,5 млн сум тәшкил иткән. Ир-ат үз счетына акча чыгара алмагач кына, мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Казан буенча Россия ЭЭМ идарәсе гражданнарны игътибарлы булырга, мәгълүматны тикшерергә һәм таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә чакыра.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0