Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Кыш бабай һәм Кар кызы белән бизәлгән трамвай йөри

Казанда Кыш бабай һәм Кар кызы белән бизәлгән трамвай йөри

https://tnv.ru

04 Январь 2026, 11:47

0

0

Казанда Кыш бабай һәм Кар кызы белән бизәлгән трамвай йөри
Казанда 7 нче трамвай маршрутына «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» йөри. Анда Яңа ел кәефен тоеп, бизәлгән “тылсымлы” трамвайда 6 гыйнварга кадәр йөрергә мөмкин.

Яңа ел трамвае көн саен 16:00дән 17:00гә кадәр хәрәкәт итәчәк. Пассажирларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, истәлеккә фото төшерү мөмкинлеге һәм караоке-баттл көтә.

Бизәлгән трамвай 7 нче маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Тукталышлар:

Тимер юл вокзалы
Серов урамы
Фатыйх Әмирхан проспекты
Ветеринария академиясе
Академик Арбузов урамы
Академик Сахаров урамы
Җиңү проспекты
«Кояшлы шәһәр» торак массивы
Глазунов урамы (кире юнәлеш өчен старт ноктасы)

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар