https://tnv.ru
07 Январь 2026, 14:24
5
0

Татарстан башкаласында узган тәүлектә юллардагы карны 961 берәмлек махсус техника һәм 625 юл эшчесе чистарткан.Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында язылган.
Кар эретү пунктларына 25,8 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Бозлавыкка каршы 187,9 тонна материал: 70,9 тонна реагент һәм 117 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Бүген көндез урам-юл челтәрен кардан чистарту эшләре дәвам итә. Юлларны җыештыру эшенә 517 берәмлек техника һәм 519 юл эшчесе җәлеп ителә.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 204,6 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 25,7 мең тонна материал сибелгән.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0