https://tnv.ru
13 Январь 2026, 10:50
31
0

1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр Казанның кар эретү пунктларына 144 285 тонна кар китертелгән. Узган ел бу аралыкта пунктларга 34 470 тонна кар тапшырылган булган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рекордлы күләмнәргә карамастан, кар эретү пунктларының барысы да штат режимында, ял һәм бәйрәм көннәрсез, тәнәфескә тукталмыйча тәүлек буе эшләгән.
10 декабрьдә актив эш сезоны башланган. Шул вакыттан бирле шәһәрнең кар эретү пунктларында 250 755 тоннадан артык кар эшкәртелгән.
Фото: kzn.ru
Бүлешергә
Комментарии 0