Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласында Вахитов районының кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Татарстан башкаласында Вахитов районының кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

https://tnv.ru

13 Январь 2026, 16:22

2

0

Татарстан башкаласында Вахитов районының кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
15 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районындагы кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Хәрәкәт вакытлыча Пушкин, Театр һәм Карл Маркс урамнарындагы юл өлешләрендә туктатыла, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында.

Кирәк булган очракта, 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге юл өлешләрендә туктатыла:

Пушкин урамы, юлның Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә);

Театр урамы, юлның Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә).

Шулай ук Карл Маркс урамында, Пушкин урамыннан алып Театр урамына кадәрге юл өлешендә урнашкан парковка ябык булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар